Чыршыны сатып алуың яхшырак
Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә, өйләрдә һәм учреждениеләрдә матур итеп чыршы бизәп куялар.
Сүз дә юк, һәркемнең дә бәйрәмне күңелле, истә калырлык итеп уздырасы килә торгандыр.
Әмма хуш исле урман чыршысын рөхсәтсез кисәргә ярамаганлыгы турында да онытырга ярамый. Болгар урман хуҗалыгы ылыслы яшь наратларны законсыз кисүдән саклау өчен махсус чаралар булдырган һәм раслаган. Бәйрәм якынлашып килгән көннәрдә Болгар урманчылыгы вәкилләре районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә урман участокларына рейдлар оештыра. Махсус график төзелгән һәм маршрут булдырылган.
Рөхсәтсез чыршы һәм нарат кисеп, урманга зыян китергән өчен өч мең сум күләмендә штраф салыначак. Кыңгыр эш өчен әле тагын Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодекс нигезендә тагын шуның кадәр суммада штраф түләргә туры киләчәк.
Узган еллардагы кебек, шәһәрдә чыршылар үзәк базарда, шулай ук урман хуҗалыгы территориясендә сатыла. Теләге булган һәр кеше мондый мөмкинлектән файдалана ала.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, урманнардагы байлыкның кадерен белергә чакыра. Бәйрәм күңелсезлекләр китереп чыгармасын дисәгез, чыршыны урманга барып кисүгә караганда, сатып алуың күпкә яхшырак. Бу хакта онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев