Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чынга ашсын хыял-максатлар!

Район Мәдәният йортында узган чыгарылыш балына район мәктәпләренең унберенче классын тәмамлаучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар җыелды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Ул көнне халык белән тулган залда бәйрәм рухы сизелеп торды. Берсеннән-берсе матуррак итеп киенгән егет һәм кызларның шат елмайган йөзе, төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре, шатлыклы мизгелләрне бергәләшеп уртаклашырга килгән ата-аналарның күңелендәге сүз белән генә аңлатып бирә алмастай хис-кичерешләре яшьлек бәйрәменә ак нур өстәгәндәй булды.


Мәктәпне тәмамлаган алтмыш егет һәм кызның фамилиясен атаганнан соң укуда, олимпиадалар һәм конкурсларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне хөрмәтләделәр. Район башлыгы Камил Нугаев шәһәрдәге 1нче урта мәктәптән Константин Кузнецовка, 2нче мәктәптән Данис Җиһангировка һәм Виктория Курсинага аерым үрнәктәге аттестатлар һәм “Укуда ирешкән аерым уңышлар” өчен медальләре, акчалата премияләр, аларның әти-әниләре – Наталья Владимировна белән Олег Александровичка, Гөлсинә Җиһангәрәевна белән Рафаэль Рәхимҗан улына, Наталья Евгеньевна белән Алексей Леонтьевичка Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм мәктәп директорлары калган илле җиде укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырдылар.


Бу көнне педагоглар адресына да рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Класс җитәкчеләренең мәктәпне тәмамлаучыларга әзерләгән видеосюжетын үзенә күрә бер сюрприз, дип әйтергә мөмкин. Ата-аналарның җылы хисләр белән сугарылган котлаулары, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәм Балалар иҗат йортына йөрүчеләрнең изге теләкләре нур өстенә нур сипкәндәй булды. Егет-кызлар да сәхнәгә чыгып үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Төрле ярышларда, муниципаль, республика һәм бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашкан егерме бер кешегә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов Мактау грамоталары тапшырды.


Күптәнге матур гадәт буенча район башлыгына һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенә “Мәктәпне 2018 елда тәмамлаучылар” фотоколлажын бүләк иттеләр. Көтеп алынган бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында тәмамланды. 


– Олы кызыбыз Елена шәһәрдәге икенче урта мәктәпне тәмамлады, – дип тәэсирләре белән уртаклашалар Евгения һәм Валерий Горохцевлар. – Төп фәннәрдән тыш, ул тарих һәм җәмгыять белеменнән дә имтихан тапшырып югары баллар туплады. Кулларына аттестат алган егет-кызларның хыяллары чынга ашсын, киләчәктә яраткан һөнәрләрен сайласыннар иде!


– Мин бүген бишенче класстан башлап белем биргән укучыларым белән саубуллашам, – диде Ким мәктәбенең класс җитәкчесе Нина Крашенинникова. – Күз алдында диярлек олыгайган балаларны җибәрәсе килми. Үз дигәннәренә ирешсеннәр, хыял-максатларын чынга ашырсыннар иде!


...Көтеп алган бәйрәм тиз үтә. Егетләр һәм кызлар укытучылары, мәктәп, күңелле һәм мәшәкатьсез балачак еллары белән саубуллаштылар. Алда аларны олы тормыш көтә. Хәерле юл сезгә!

ФОТОРЕПОРТАЖ http://spas-rt.ru/photo/vypusknoy-bal-v-bolgare

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев