Чын күңелдән котладылар
Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче Анна Фильшинаны күптән түгел туксан яшьлек юбилее белән котладылар.
Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул ачлыгын да, ялангачлыгын да күп күрә. Никадәр генә авыр булса да, барысына да түзә, бер эштән дә куркып тормый.
Район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, өлкәннәр интернат - йорты директоры Александр Федонин, социаль хезмәт вәкилләре ветеранны юбилее белән җылы котладылар һәм аңа иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.
Анна Федоровнага Владимир Путинның, район администрациясенең котлау открыткаларын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев