Чын күңелдән котладылар
Якшәмбе көнне шәһәребездә яшәүче Мария Аверьянова үзенгең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Нугаев, халыкны социаль яклау үзәге директоры Светлана Габидуллина, район ветеран оешмалары президиумы әгъзасы Валентина Полякова чын күңелдән котладылар. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, озак еллык намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт белдерделәр. Мария Степановна төрле җирләрдә эшли, сугыш вакытында Тәтеш районында оборона ныгытмасы төзүдә катнаша.
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мария Степановна юбилее белән котлаулары өчен бөтен кешегә рәхмәт белдерде яхшы теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев