Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчәкледә ифтар ашы үткәрделәр

Мәҗлескә халык күп җыелды.

Иркенрәк булсын өчен, мәҗлесне авыл Мәдәният йортында җыярга булдылар. Спас районы имам-мөхтәсибе Фәргат хәзрәт Минсәгыйров, авыл имамы Вазыйх хәзрәт Гыйльметдинов вәгазьләр сөйләделәр, Коръәннән аять һәм сүрәләр укыдылар, ураза тотучыларга түземлек һәм сабырлык, күкләребез аяз, кояшлы, җир йөзендә һәрчак тынычлык булсын иде, дип теләкләр теләделәр.

Мәҗлескә халык күп җыелган иде. Шушындый гүзәл кичә оештырган өчен алар эшмәкәр Илназ Хөсәеновка, башка оештыручыларга, тәмле итеп ризык пешерүчеләргә, өстәлләрне әзерләүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Изге Рамазан аенда авылдашлар белән күрешеп, бергә намазларны, тәравихларны укып, түгәрәк өстәл янында авыз ачып утыру – иманнарны тотрыклы итте, туганлык җепләрен ныгытты һәм Аллаһы Тәгалә каршында савапларны арттырды. Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын, иманнарыбыз артып, күңелләребез һәм калепләребез чистарынып, Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләребезне кабуллардан разый булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев