Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч тел дә якын

Узган ел этнокультура компонентлы үсеш мәктәбе статусын алган Иж-Борискино урта мәктәбе базасында район укытучыларының семинары үтте. Семинарның темасы шушы мәсьәләгә багышланды, сүз тел дөньясын үстерү өчен шартлар тудыру турында барды. Аның барышында чуаш, рус, татар теле дәресләре күрсәтелде. Кунакларны шулай ук мәктәп музеена чакырып, укучылар үзләре экскурсия үткәрделәр. Класстан тыш...

Узган ел этнокультура компонентлы үсеш мәктәбе статусын алган Иж-Борискино урта мәктәбе базасында район укытучыларының семинары үтте.
Семинарның темасы шушы мәсьәләгә багышланды, сүз тел дөньясын үстерү өчен шартлар тудыру турында барды. Аның барышында чуаш, рус, татар теле дәресләре күрсәтелде. Кунакларны шулай ук мәктәп музеена чакырып, укучылар үзләре экскурсия үткәрделәр. Класстан тыш чарада чуаш халкының мәдәни традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә аеруча игътибар бирелде. Мәктәптә телне тырышып өйрәнәбез.
Мәсәлән, инде дүрт ел буе Татьяна Аптрейкина җитәкчелегендә "Родничок" чуаш биюләре түгәрәге эшләп килә. Күптән түгел ансамбльнең өлкән төркеме Яр Чаллыда үткәрелгән "Бию каруселе" хореография сәнгатенең III республика ачык фестивалендә лауреат исемен алды.
Семинарда катнашучылар Иж-Борискино укучылары өчен өч телнең дә бер үк дәрәҗәдә якын булуына тагын бер тапкыр инандылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар педагоглар