Ватанны саклаучылар бәйрәме елдыннан район Мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" конкурсы үткәрелде.
Конкурста дүрт команда- шәһәр урта мәктәпләре, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы укучылары катнашты. Егетләр жюри игътибарына визит карточкасы, өйгә бирелгән эшне тәкъдим иттеләр, шулай ук спорт, хәрби осталык, интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр.
* * *
Шәһәрнең балалар китапханәсендә...

Шәһәрнең балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең алтынчы класс укучылары белән "Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар" дип аталган конкурс-уен программасы үткәрелде.
Ике команда төрле ярышларда катнашты: хәрби-патриотик темага викторина сорауларына җавап бирделәр, армия турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Уеннар дуслыкның җиңүе белән тәмамланды.
* * *
Шәһәр мәктәпләренең 1-4 класс укучылары күптән түгел Рабига күле янында "Аҗаган" уенына җыелды.
Монда дүрт команда катнашты, алар каршылык полосаларын җиңүдә ярыштылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, хәрби-патриотик җырлар башкардылар, сугышчан битләр чыгардылар. Барлык командалар да яхшы хәзерлекләрен күрсәтте, шулай да шәһәрнең 1нче мәктәбе өлгеррәк булып чыкты. Икенче урында - 2нче мәктәп командасы, өченче - санаторий мәктәп-интернат. Коррекция мәктәбе укучыларының уенда актив катнашулары билгеләп үтелде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев