Бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!
Яңалыклар

Бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда яшәүче 6500дән артык өлкән яшьтәге кешеләргә, пенсионерларга һәм ветераннарга район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлаулар җибәрелде.

Район һәм республика файдасына намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп язылган хатларны аларның күбесе инде бүген үк алырга тиеш.
Бу изге эшне район мәктәбе укучылары, волонтерлар, кадетлар, тармак технологияләре техникумы студентлары башкара. Алар үзләре дә район башлыгының җылы котлавына кушыла.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев