Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!

Иртәгә Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Район Советы һәм башкарма комитет исеменнән һәм шәхсән үзем сезне, кадерле хатын-кызлар, беренче язгы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Гүзәл хатын-кызларыбыз турында күпме шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз үлмәс әсәрләр иҗат иткән, җырлар чыгарган....

Иртәгә Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.
Район Советы һәм башкарма комитет исеменнән һәм шәхсән үзем сезне, кадерле хатын-кызлар, беренче язгы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
Гүзәл хатын-кызларыбыз турында күпме шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз үлмәс әсәрләр иҗат иткән, җырлар чыгарган.
Һәр гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызлар чиксез зур роль уйный. Әниләребезнең, әбиләребезнең, сеңелләребезнең тугрылыгы, кайгыртучанлыгы безгә тормышта чын маяк булып тора. Хатын-кызларыбыз бернинди эштән курыкмыйча, тормышны әйдәп баручылар. Моның белән сез ирләр алдында олы хөрмәт казандыгыз.
Тормышта сез эшләмәгән бер генә тармак та юк. Бөек Ватан сугышы елларында фронтның алгы сызыгында да хатын-кызларыбыз кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр, аларның батырлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды.
Сугыш вакытында тылда басуларда һәм фермаларда фронтка киткән ирләрне алыштырып, көнне-төнгә ялгап эшләвегез бервакытта да онытылмас. Сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрдегез, ләкин бервакытта да зарланмадыгыз. Балалар тәбияләү, тормышны алып бару күбрәк сезнең өстә булды. Сез элек-электән гаилә учагын сүндермичә саклап торучы да. Хатын-кызларыбызга нинди генә рәхмәт әйтсәк тә аз булыр кебек.
Чиксез бәхет һәм шатлык, нык сәламәтлек телим сезгә, кадерле хатын-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау