Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәяләр элеккечә калды

1 сентябрьдән 2017 елның беренче ярты елына газетага язылу кампаниясе башланды. "Новая жизнь"газетасына ярты елга язылу бәясе 600 сум тора (моңа кадәр 597 сум иде). "Яңа тормыш"ка язылу бәясе дә шулкадәр үк. Альтернатив язылу бәясе дә шул дәрәҗәдә, ягъни 420 сум кала. Агымдагы елның икенче ярты елында да шуннан артмады....

1 сентябрьдән 2017 елның беренче ярты елына газетага язылу кампаниясе башланды.
"Новая жизнь"газетасына ярты елга язылу бәясе 600 сум тора (моңа кадәр 597 сум иде). "Яңа тормыш"ка язылу бәясе дә шулкадәр үк.
Альтернатив язылу бәясе дә шул дәрәҗәдә, ягъни 420 сум кала. Агымдагы елның икенче ярты елында да шуннан артмады. Альтернатив пунктлар редакция, шәһәрдәге 1нче урта мәктәп һәм Спас тармак технллогияләре техникумы каршында урнашкан. Әбүнәчеләргә газетаны әлеге пунктлардан үзләренә килеп алырга туры киләчәк.
Кайберәүләр инде ташламалы бәяләр буенча безнең басмаларга язылырга да өлгергән. Без льготалы бәяләрнең 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачагы турында газета укучыларыбызга берничә тапкыр тиешле мәгълүматларны җиткердек. Мәсәлән, редакциягә килеп район газетасына кырыкка якын кеше язылды.
Газетага, элеккечә үк, почта элемтәсе бүлекләрендә, почтальоннарда, җәмәгать таратучылары аша һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин.
Сезне көтәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев