Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бушлай юридик ярдәм

24 мартта халыкка бушлай Бөтенсоюз юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Ул "Россия юристлар ассоциясе"дигән Гомумроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителде.
Татарстан Республикасында бу көнне Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, ТР җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсендә, шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә (барлыгы 56 пунктта) эш көне дәвамында Россия Юристлар ассоциясенең Татарстан региональ бүлекләре үзәкләрендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
Консультантлар сыйфатында Юстиция министрлыклары, прокуратура, ТР Конституция суды аппараты, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсе, Суд приставларының Федераль хезмәте белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары катнаша.
фото http://7info.ru
Дежур тору графигы, шулай ук кабул итү пунктлары һәм түләүсез консультация үткәрү үзәге адреслары барлык катнашучылар белән килешенгән. Аларның телефон номерлары 20 марттан соң Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан региональ бүлегенең http://alrf16.ru/ сайтында урнаштырыла.
Белешмәләр өчен телефон (843)223-07-83.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев