Бурычны түләргә кирәк
Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр суд приставлары уздырган “Бурычың барлыгын тикшертеп кара” Бөтенроссия күләмендә уздырылган акциядә катнаштылар.
Әлеге акция кысаларында халыкның җыелган бурычларын тикшерү һәм аларны вакытында түләү кирәклеге турында искәртүче кайбер чаралар үткәрелде.
Суд приставлары хезмәткәрләре урамнан узган кешеләргә һәм шәһәрдәге күп функцияле үзәккә килүчеләргә илле тематик листовка таратты, акциянең шартлары турындагы материалларны сайтларда һәм көндәлек матбугат битләрендә урнаштырды.
Суд приставлары бурычлар булу-булмауны РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсендәге “Банк данных испольнительных производств” сайтында яки Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасында тикшереп карарга киңәш итә. Шунда ук “онлайн” режимда бурычны түләргә һәм банк өчен квитанцияне дә чыгарып алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев