Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Булдырасыз, нәниләр!

"Солнышко" балалар бакчасы командасы "Здоровячки - 2018" спорт ярышларында җиңде. Ярышларны шәһәрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында оештырдылар.

Бәйге командаларның сәламләве белән башланды. Аннары яшь спортчылар туп, кыршау һәм башка гимнастика снарядлары белән күнегүләр ясаганда осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, төрле эстафеталарда ярыштылар. Командага җиңү китерү өчен һәр бала хәленнән килгән кадәр тырышты. Аларга җыр һәм биюләр башкарып, ярдәм итү төркеме дә көч өстәп торды.
Нәтиҗәдә икенче урынга "Антошка" балалар бакчасы командасы лаек булды. Өченче урынны "Родничок" һәм "Колосок" вәкилләре бүлеште.
Конкурста катнашучыларга Мактау грамоталары, символик медальләр һәм истәлек призлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев