Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бу гаҗәеп җәй...

Һәр кеше җәйне түземсезлек белән көтеп ала. Быелгы җәй башка еллардан аерылып тора, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Көн саен яуган яңгырлар, салкын һава халыкны зарыктырды. Шулай да быелгы җәй спаслыларны кайсы ягы белән гаҗәпләндерде?

Гөлия Мусина,
БГИАМЗ хезмәткәре:
- Көннәр яңгырлы торса да, безнең музей-заповедникка килүчеләр кимемәде, хәтта артты да. Безнең борынгы Болгарга теплоходларда да, "Метеор"ларда да, машиналарда да күп киләләр. Безгә илебезнең төрле почмакларыннан гына түгел, мәсәлән, шулай ук чит илләрдән Дания, Германия, Англиядән, Гарәп илләреннән килүчеләр дә күп. Һәркем истәлекле урыннар белән кызыксынып таныша, табигатьнең матурлыгына сокланып китә. Шәхси тормышымда да җәй шатлыклар гына алып килде.
Ксения Гришина
(Болгар шәһәре):
- Гадәттә, җәй ял итә торган вакыт. Мин ялда булсам да, эшләргә туры килә. Фатир сатып алганлыктан, күп тырышырга кирәк, ял турында онытып торырга туры килә. Ләкин яшьлек белән мин авырлыкларны тоймыйм, барысына да өлгерәм. Башкарган эшләремне күреп шатланам.
Быел җәй үзенең сәерлеге белән гаҗәпләндерде, ләкин мине яңгырлар куркытмый, мин салкынча һаваны яратам. Табигать законнарына каршы килеп булмый, быелгы җәй тарихка үзенең аномаль яклары белән кереп калыр инде.
Людмила Малышкина,
Никольск мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Җәй нинди генә булса да, иң көтеп алган вакыт. Кояшлы, җылы көннәр булса, бигрәк тә әйбәт, ләкин әле барысы да алда. Ничек кенә булмасын, укытучылар өчен җәй - ял итү айлары, эш-мәшәкатьләрдән ял итеп, күбрәк вакытны гаиләгә багышлыйсың. Әле күптән түгел генә бездә биш яшьлек оныгым кунак булып китте. Аның белән вакыт үткәне сизелмәде дә. Хәзер менә өйдә ремонт эшләре башладык, аны да җәй көне генә ясап була бит.
Галина Калинушкина,
пенсионер (Болгар шәһәре):
- Үземне борчыган бер проблема турында әйтми булдыра алмыйм: быелгы җәй үзенең яңгырлары белән бергә коточкыч күп черкиләре белән дә истә калыр. Алар эшләргә дә, ял итәргә дә мөмкинлек бирмиләр, шушы кыска җәйнең ямен алалар. Җылы көннәр башланса да, черкиләр рәхәт күрсәтми. Безнең җитәкчеләр кайчан шушы проблемага игътибар итәрләр икән? Үткән елларда бөтен халыкны тилмерткән бу мәсьәлә ничектер хәл ителә иде бит...
Яр Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем укучылар:
-Җәй үзенең озын көннәре, кыска төннәре белән гаҗәпләндерә. Җәй - үзе бер дөнья. Без, мәсәлән, Казанда, Свияжск утрау-шәһәрендә булдык. Болгар гаҗәеп матур табигате, тарихи һәйкәлләре, кунакчыл халкы белән истә калды.
Евгений Т. (Болгар шәһәре):
-Минем әлегә кадәр су да коенганым юк. Июль уртасында гына җылы киемнәрне салдым. Яңгырлар, салкын көннәр туйдырды инде. Кызу, кояшлы көннәрне түземсезлек белән көтәбез, ләкин табигатькә каршы килеп булмый. Шулай да, әле соң түгел...
Минзифа Хәйретдинова
(Үрнәк авылы):
- Быел мин беренче тапкыр июнь уртасында боз яуганын күрдем. Көн саен диярлек кыска вакытлы, көннәр буена яңгырлар яуды. Ярый әле, башка урыннардагы кебек, давыл чыкмады. Мондый елны мин бүтән хәтерләмим.
Әлбәттә, басу-кырлардагы уңыш язмышы да борчый, терлекләргә кышлык печән хәзерләү мөмкинлеге дә юк. Боз яуганнан соң мин виктория җиләге өчен борчылган идем, ләкин ул зыян китермәгән, мин шактый гына уңыш җыеп, кышка запас әзерләп куйдым. Урманнан каен һәм җир җиләге дә җыя алдым, үземә дә, балаларга да әзерләп куйдым. Хәзер менә эре һәм баллы сортлы "Голубка" сортлы кара карлыган өлгерде. Теплицада помидорлар, баклажаннар өлгереп килә. Ә кыярны без май аеннан бирле ашыйбыз. Җәй нинди генә булса да, бакчадагы уңышым начар түгел...
Галина Салонцова, пенсионер (Болгар шәһәре):
- Мин олы яшьтәге кеше, ләкин быелгы көз көне кебек җәйне хәтерләмим. Нишлисең, барыбер тормыш дәвам итә.
Мин быел бакчамнан алты мең сумлык җиләк үстереп саттым. Уңыш тагын да күбрәк булыр иде, көн саен яуган яңгырлар җиләкләргә зыян китерде, алар чери башлады. Яшелчәләр яхшы өлгерер, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев