Бөтендөнья мөселман җәмгыяте Советы делегациясе –Болгарда
Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында доктор Али Рәшит Әль Нуайми рәислегендәге мөселман җәмгыяте советы делегациясе Болгардагы Ислам академиясенә килде.
Доктор Али Рәшит Әль Нуайми Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге кайбер дәүләт һәм җәмәгать оешмалары белән җитәкчелек итә. Бу ил дә аларның составына керә. Быел февральдә Бөтендөнья ислам җәмгыяте советы Мәскәүдә ислам мәдәнияты, фән һәм мәгариф Фондына ярдәм итү йөзеннән, хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Әлеге хезмәттәшлек нигезендә, Болгардагы Ислам академиясен үстерүгә дә булышлык күрсәтеләчәк.
Али Рәшит Әль Нуайминың “Ислам – тынычлык илчесе” доклады Россия ислам университеты һәм Ислам академииясе студентлары һәм укытучыларында зур кызыксыну уятты. Алар ислам дөньясында танылган белгечкә динебезгә кагылган сорауларны бирделәр. Очрашуда катнашучылар алдында шулай ук шәех Исмаил Болбол да чыгыш ясады.
Татарстанга визит кысаларында делегация әгъзалары республика җитәкчеләре, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очраштылар, Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар.
Югары кунакларны, алар арасында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде, борынгы Болгар җирендә район башлыгы Камил Нугаев каршылады һәм озатып йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев