Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кама Тамагы инспекторлык участогы су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында алдан билгеләнгән эшләрне үтәде.
Нияз НУРИЕВ,
Кама Тамагы инспекторлык участогының
Дәүләт инспекторы.
Яңа ел бәйрәме көннәрендә һәм аннан соң иртәнге сәгать 7дән 16 сәгатькә кадәр Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев, дәүләт инспекторлары Нияз Нуриев, Илһам Вәлиев, зональ эзләү-коткару отряды, Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре составындагы төркем Куйбышев сусаклагычы акваториясендә патрульлек итүне оештырды.
Әлеге чара барышында акваториядәге бозның калынлыгы тикшерелде. Кайбер урыннарда, әйтик, "Әрмән пляжы", Лобач тавы, Кама Тамагы пристане, Куйбышев Затоны, Тәтеш, Болгар шәһәрләре янында куркыныч участоклар барлыгы ачыкланды. Бозның калынлыгы 14тән 23 сантиметрга кадәр тәшкил итә. Судно белән барганда Лобач тавы тирәсендә, Тәтеш белән Болгар шәһәре арасындагы Шишки утравы янында су катмаган урыннар очрады. Бу зур куркыныч тудыра. Боз өстендә балык тотарга яратучылар, ял итәргә килүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде, тиешле киңәшләр бирелде. Аларга югарыда телгә алып үткән урыннарга бармаска киңәш ителде. Шулай ук балыкчыларның снегоходлары да тикшерелде. Тиешле таләпләрне бозучыларга карата административ җаваплылык турында беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез: бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Аннан да юкарак бозга керергә ярамый. Бу кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев