Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борчыган проблемалар турында сөйләштеләр

Шушы көннәрдә крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм районның авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев белән очраштылар. Комитет рәисе әле күптән түгел генә Краснодар якларында булуы һәм республика делегациясе составында биредәге фермер хуҗалыкларының эше белән җентекләп танышуы...

Шушы көннәрдә крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм районның авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев белән очраштылар.
Комитет рәисе әле күптән түгел генә Краснодар якларында булуы һәм республика делегациясе составында биредәге фермер хуҗалыкларының эше белән җентекләп танышуы турында сөйләде. Краснодар крае фермерларының эше уңышлы баруында "Шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында"гы кабул ителгән законның файдасы зур. Әлеге закон товар җитештерүчеләрне кредитлау, продукция сату һәм башка мәсьәләләрне җайга салырга ярдәм итә. Парламент комитеты рәисе безнең районга хуҗалык башлыклары, эшмәкәрләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сату белән бәйле булган мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү өчен килгән. Әйтелгән тәкъдим һәм фикерләр соңыннан безнең республикада да шундый документ кабул ителгәндә исәпкә алыначак.
Очрашу барышында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Таһир Галимҗан улына шактый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм аларның барысына да җаваплар алдылар. Очрашу барышында кузгатылган мөһим мәсьәләләрнең барысы да тиешле водомоствога җиткереләчәк. Очрашуда район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев