Болгарның үзәк паркында кышкы уеннар булды
Балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Көннең салкын булуына карамастан, үзәк шәһәр паркында кышкы уеннар узды.
Балалар иҗат йорты педагоглары балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәм үткәрделәр. Балалар уеннар уйнадылар, чыршы янында әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар.
Һәр балага татлы бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм актив уеннардан йөзләре алсуланган балалар һәм өлкәннәрнең уртак фотографиягә төшүе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев