Болгарның Ак мәчетендә изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан иртәнге бәйрәм намазы узды
Бәйрәм намазына килүчеләрне Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов җылы котлады.
Иртәнге намазда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Болгар ислам академиясе аппараты җитәкчесе Илдар Сәлахов, академиядә белем бирүче танылган дин белгечләре, студентлар катнашты.
Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев милләттәшләребезгә үтемле вәгазьләр сөйләде, Изге Коръәннән сүрәләр һәм догалар укыды, бәйрәм уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте һәм Спас районы мөхтәсибәте котлауларын ирештерде.
Бәйрәм намазына килүчеләрне Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов җылы котлады. Дөньяда яшәүче барча мөселманнар өчен иң якты һәм кадерле бәйрәмнәрнең берсе саналган Рамазан ае тәмамлану уңаеннан изге теләкләрен җиткерде, тынычлык һәм саулык теләде.
Фәргат Вәгыйз улы кыскача гына райондагы хәлләрнең барышы белән таныштырып үтте, быел тормышка ашырылырга тиешле эшләргә тукталды.
Район башлыгы мәчетләребездә күп халык катнашында ифтар ашларының югары оешканлык белән узуын да билгеләп үтте. “Намазга баскан саен бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы районыбыз егетләренә саулык, аларның туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп догалар кылыгыз”, дип тә әйтте.
Фәргат Вәгыйз улы шулай ук язгы басуларда киләсе уңышка нигез салучы игенчеләргә, механизаторларга эшләрендә уңышлар теләде.
Бәйрәмгә махсус кайткан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Татарстан Республикасы Рәисе Төстәм Миңнеханов котлавын ирештерде:
"Бу изге айда миллионлаган мөселман күңелен рухи пакъләнүгә, миһербанлы гамәлләр кылуга юнәлтте".
"...Һәрвакыттагыча бүгенге көннәрдә дә республикабызның мөселман өммәте вәкилләре җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дини-мәгърифәти һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Бу катлаулы заманда чыганагы Коръән Кәрим булган традицион идеалларга һәм рухи хәзинәләргә тугрылык саклау мөселманнар өчен аеруча мөһим. Кешеләрнең иманын, әхлагын, гаиләсе өчен җаваплылык хисен көчәйтә барып, без илебезнең киләчәген төзибез.
Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләрне, ышаныч һәм рухи күтәренкелекне тагын да көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим", – диелә Татарстан Республикасы Рәисе котлавында.
Рамазан ае тәмамлану уңаеннан иртәнге намазда катнашучыларны шулай ук Болгар ислам академиясе аппараты җитәкчесе Илдар Сәлахов та тәбрик итте һәм әлеге уку йорты ректоры Фәргат Хөснетдиновның котлавын тапшырды.
Бәйрәм намазлары райондагы авыл мәчетләрендә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев