Болгарның мәктәп урманчылыклары Халыкара урман көнен билгеләп үттеләр
Яшь урманчылар Болгар урманчылыгында очрашты.
Бүген Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан «Болгар урманчылыгы» конторасында барлык мәктәп урманчылыклары очрашуы булды.
Очрашу барышында урман, аны саклау һәм үстерү турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга урман яңарту ысуллары турында фильм күрсәттеләр. Болгар урман хуҗалыгы җитәкчесе Вячеслав Васильев урман янгыннарын сүндерү станциясе буйлап экскурсия үткәрде. Анда укучылар урман янгыннарын сүндергәндә кулланыла торган машиналар һәм инвентарь белән таныштылар.
Февраль аенда узган «Мин – булачак урманчы» иншалар конкурсында җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды.
Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев