Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгарның Елга вокзалына беренче теплоход 2 майда киләчәк

Бу сезонда Болгар 150 теплоход кабул итәр дип көтелә.

Бүген Иделдә елга навигациясе ачылды. Болгар музей-тыюлыгының Елга вокзалына беренче теплоход 2 майда ук килеп җитәчәк.

Өч палубалы "Тимирязев" бу сезонда елга буенча беренче туристлар төркемен алып киләчәк. Сезон дәвамында Болгар тыюлыгы причалына 150 теплоход килер дип планлаштырыла.

БГИАМЗны үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина сөйләвенчә, теплоходларның килү графигы бар, турфирмалар белән килешүләр төзелгән. Сафина билгеләп үткәнчә, турфирмаларның Болгар белән кызыксынуы узган еллар белән чагыштырганда шактый арткан. Шунысы игътибарга лаек, туристларның һәр төркеме өчен Болгарның истәлекле урыннары буенча үз, индивидуаль программа эшләнәчәк.

Һава шартлары яхшы, көчле яңгыр һәм җил булмаса, май аенда гына да Болгарга егермегә якын теплоход китерергә мөмкин.

"Теплоходның, бигрәк тә беренчесенең килүе – ул һәрвакыт чын бәйрәм. Ничә тапкыр күргәнем булса да, барыбер дулкынланам. Көн җылы булса, һичшиксез, барып карарга кирәк булачак", – ди бу хакта Приволжск авылында яшәүче Галина.

Исегезгә төшерәбез, Болгарга кадәр метеорлар быел 15 майдан йөри башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев