Болгарның Базар мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе узды
Яңалыклар

Болгарның Базар мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе узды

Ярминкәдә Спас районы Мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.

Узган шимбә Болгарның Базар мәйданында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырылган бәйрәм алды ярминкәсе узды.

Спас фермерлары яңа суелган ит, үзләре җитештергән башка азык-төлек белән сәүдә итте.

Сатып алучылар алдында район Мәдәният йорты үзешчәнннәре үзләре хәзерләгән бәйрәм тамашасын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.

ФОТО: район Мәдәният йорты.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев