Болгарның Ак мәчетендә Ураза Гаетен билгеләп үттеләр
Иртәнге намазда ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов катнашты.
Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Болгарның Ак мәчетендә бәйрәм намазы узды. Мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, вәгазь һәм Коръән сүрәләре укыды.
Бәйрәмгә махсус килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды:
– Рамазан – мөселманнар өчен җаваплы ай, сынау ае, – дип ассызыклады ул. – Рамазан – мөселманнар өчен иң мөһим ай. Кеше үзенең кылган гамәлләре белән Аллаһка якынлаша, җанын пакьли. Бу һәр мөселман өчен зур әһәмияткә ия. Безнең йөрәкләребез, бигрәк тә бүгенге шартларда, игелекле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Кеше изге гамәлләр күбрәк кылган саен, тормышыбыз яхшыра бара. Кешеләрнең мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылулары да аеруча мөһим. Ә яхшылык ул һәрвакыт игелек булып кайта. Ураза бәйрәме кебек бәйрәмнәр җәмгыятьнең әхлагын ныгыта, кешеләрне тагын да якынайта, – диелә республика Президенты котлавында.
Камил Әсгать улы шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәхсән үз исеменнән мөселманнарны олы бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.
Ак мәчеттә бәйрәм намазына җыелган мөселманнарны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов та котлады. Ул район басуларында кыр эшләренең барышы, Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында сөйләде.
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлану белән мәчеттә җыелган халыкны шулай ук Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов һәм академия укытучылары – танылган шәехләр һәм дин белгечләре котлады.
Шундый ук бәйрәм намазлары районның авыл мәчетләрендә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев