Болгарларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуы бәйрәменә әзерлек бара
Бәйрәм кысаларында Болгар музей-тыюлыгында театрлаштырылган тамаша үткәреләчәк.
Болгар музей-тыюлыгында Идел Болгарларының ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүләренә 1100 ел тулуы уңаеннан планлаштырылган бәйрәм чараларына әзерлек тулы көч белән бара.
Бәйрәм кысаларында болгарларның ислам динен кабул итүләренә багышланган театрлаштырылган реконструкция узарга тиеш.
Реконструкция өчен кирәк-яраклар инде сатып алынган, борынгы костюмнар да әзер. Болар барысы да узган ел “Спас муниципаль районы социаль иминлеге” хәйрия фондының ТР Министрлар Кабинетының грантлар конкурсында откан “Ислам нуры” проекты хисабына башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, болгарларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуына багышланган чаралар РФ Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә эшләнеп, ел башында ук старт алдылар. Болгарда исә бу чаралар 21 майда башланырга тиеш. Бәйрәм чаралары Татарстанда гына түгел, Россия башкаласында һәм илебезнең башка төбәкләрендә дә узар, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев