Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарга Казаннан сугыш ветераны килде

Үткән шимбә көнне безнең шәһәргә Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге танкист, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Александр Малов һәм Казанның Идел буе районы КПРФ әгъзасы, хәйрия һәм социаль эшләр активисты Антон Головин килде.

Алар Изге Авраамий храмы протоирей Анастасий Головин белән очраштылар, Казаклар слободасында булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар һәм кайбер чараларда катнаштылар.
Элек Антон Головин инвалид балаларга махсус креслолар һәм вертикализатор алырга ярдәм иткән иде. Бу юлы да кунаклар буш кул белән килмәгән: алар "Балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" кысаларында кирәкле концтоварлар алып килгәннәр.
Ә Александр Михайлович якшәмбе, кадетлар һәм яшь армиячеләр мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Кайбыч районы Иске Корбаш авылында туып үскән егетне унҗиде яшьтә үк хәрәкәттәге армиягә алалар.
Ул өйрәнү танк полкына эләгә һәм ярты елдан сугышка керә. Украинада сугыша башлый, Польша, Чехословакия, Германияне үтә, Львов-Сандомир, Одер-Силез, Берлин-Прага оперцияләрендә катнаша. 2 майда Берлинны алгач, рейхстаг стеналарында үз исемен язып калдыра. "Батырлык өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен" медальләре, Дан һәм 1нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары -аның сугышчан юлының шаһитләре.
Александр Михайлович үткән хатирәләрне хәзерге заман вакыйгалары белән бәйләде, яшьләргә барлык милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәргә тиешлеген аңлатты. Сугыштан соң ул үз тормышын журналистика белән бәйли, берничә китап яза. 1959 елда Александр Михайлович СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.
Безнең укучылар әнә шундый батыр кеше белән очрашты һәм аның хатирәләре аларда онытылмас тәэсир калдырды. Сугыш ветераны балаларга яшь армиячеләрнең күкрәк билгеләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев