Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгарда зурлап Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Иртәнге бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашты.

Корбан бәйрәме – җир йөзендә яши торган барча мөселманнар өчен зур һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу уңайдан Болгар ислам академиясенең Ак мәчетендә бәйрәм намазы укыдылар. Мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев әлеге олы бәйрәмнең ерак гасырлар тирәнлегенә барып тоташкан тарихы белән таныштырды, үтемле вәгазьләр сөйләде, изге Коръәннән сүрәләр һәм догалар укыды. 

Бәйрәм намазында катнашучыларга Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов үзенең изге теләкләрен җиткерде:

– Корбан бәйрәме – хәерле эш-гамәлләр башкарыла, фәкыйрьләргә һәм авыруларга шәфкать-мәрхәмәт күрсәтелә, ата-аналарыбызны олылый, өлкәннәрне хөрмәтләү хисләрен тагын да көчәйтә торган вакыт. Кешеләрдә ул һәрчак матур киләчәккә якты өметләр уята, – диде Фәргат Вәгыйз улы.

Милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та җылы теләкләрен ирештерде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укып узды: 

– Республикабыз мөселманнарын һәм барлык ватандашларыбызны чын йөрәктән Гайд әл-Әдъхә – Корбан гаете уңаеннан тәбрик итәм!

Бу шатлыклы көндә мәчетләрнең һәрберсендә намаз уку аеруча тантаналы төс ала, дин тотучылар Аллаһка киң рәхмәте, мәрхәмәте өчен мактау сүзләрен җиткерә, иман байлыгы, тынычлык һәм иминлек сорап мөрәҗәгать итә. Хаҗ сәфәрендәме ул, эштәме яисә хәрби хезмәттәме – кайда гына булуына карамастан, һәрбер мөселманга Корбан бәйрәме, үз гамәлләренә ата-бабаларыбызның изге васыятьләрен һәм әманәтләрен өлге итеп, гаделлек һәм игелек идеалларына тугры булырга кирәклеген искәртә.

Милләтләр һәм диннәр арасында күркәм хезмәттәшлек традицияләре белән дан тоткан Татарстанда һәм Корбан бәйрәмендә тантаналы һәм тәэсирле вакыйгалар күп була. Быел ул мөселман дөньясы илләре белән рухи берләшү, теләктәшлек шартларында уза. Күптән түгел аларның күпсанлы вәкилләре республикага килеп, “Россия – Ислам дөньясы Казан Форум 2023” халыкара икътисадый форумында һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында катнашты.

Һәрберегезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәрәкәтле гомер, Корбан бәйрәмен, аның рухына лаек булганча, зурлап үткәрүегезне телим. Барлык игелекле башлангычларыгызда сезне Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын, – диелә Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Иртәнге намазда Болгар ислам академиясенең бөтен дөньяга танылган укытучылары, дин белгечләре дә катнашты. Палестинадан килгән шәех Исмаил Болбол изге Коръәннән аятьләр укыганда, милләттәшләребез ихластан җирдә тынычлык һәм татулык хакына дога кылды, җир шарында яшәүче барлык милләт вәкилләре зур бер гаилә кебек, дус яшәсеннәр иде, дип изге теләкләр теләде.

Бу көнне бәйрәм намазлары шәһәрдәге һәм район авылларындагы мәчетләрдә дә узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев