Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда "Здоровячки" күңелле стартлары узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спорт эстафетасы быел унбишенче тапкыр үткәрелде.

Болгарда быел унбишенче тапкыр "Здоровячки" күңелле стартлары узды.  Традицион конкурс Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Анда биш шәһәр балалар бакчасы катнашты. Балалар өчен бик күп кызыклы сынаулар әзерләнгән иде.

Һәр команда алты кешедән торды һәм һәркайсы команда исеме һәм эмблемасы сурәтләнгән формада чыгыш ясады.   Сынаулар башланыр алдыннан балалар белән музыкаль күнекмә үткәрелде. Аннан соң эстафетаның иң кызыклы мизгелләре җитте. Нәниләр төрле конкурсларда җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәркем үз командасы өчен бөтен көчен биреп тырышты. 

Конкурста катнашкан һәр балага грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырдылар.

Бу эстафетада кемнәр җиңүе турында газетабызның 2022 елның 8 апрелендәге санында укыгыз.

Газетага язылырга өлгермәүчеләр яңа санны Болгарның «Кузьмич» (Рабочая урамы), «Вера» (Ленин урамы) һәм «Теремок» (Дзержинский ур.) азык-төлек кибетләрендә сатып ала алачак.

Шулай ук яңа номерны Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А адресы буенча «Новая жизнь» ("Яңа тормыш") газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев