Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгарда сыр җитештерә башладылар

Болгарда шәхси эшмәкәрләрнең берсе сыр җитештерә башлады.

Ике төрдәге продукция эшләп чыгарыла, аеруча чикләвек, йөзем, кызыл борыч һәм укроп кушып әзерләнгән сорты игътибарга лаек.
Җирле сырлар белән иртән һәм кичен тамак ялгап алырга була, аларны шулай ук кулинариядә, аерым алганда, пироглар пешергәндә дә кулланалар.
Сырларны борынгы рецептлар буенча яңа савылган сөттән ясыйлар. Теләге булган кешеләр һәр якшәмбедә музей-тыюлык территориясендә урнашкан “Исәнмесез” кафесында уздырыла торган дегустация барышында сырдан авыз итеп карый ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев