Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда Смирнов урамын төзекләндерү буенча йомгаклау фикер алышулар узды

Район мәдәният йортының кече залында архитекторлар һәм шәһәр активистлары җыелды.

Район мәдәният йортының кече залында "Miriada Group" компаниясе архитекторлары һәм шәһәр активистлары Смирнов урамын төзекләндерү буенча фикер алышу өчен җыелдылар.

Фикер алышуга кадәр шәһәр хакимияте, эшмәкәрләр, халык, мәктәп укучылары белән очрашулар булды. Барлык тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алган проект эшләп бетерелде. Тик проектны кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында көндәш булырлык итү өчен тагын өч атна вакыт кирәк.

Архитекторлар катнашучыларга инде әзер генплан һәм Смирнов урамының тышкы кыяфәтен күрсәттеләр.

«Бу проект белән без туристларны шәһәргә җәлеп итәргә телибез. Смирнов урамы Болгар шәһәрен тыюлык территориясе белән бәйли.  Килгән туристларга уңайлы булсын өчен, мәгълүмат стендлары, таган һәм эскәмияләр белән күп функцияле зона, өстәл белән беседка, стритбол мәйданчыгы, теннис өстәлләре һәм батутлары булган балалар спорт зонасы, фотозоналар, җирле кунакханәләр, кафелар, кибетләр турында реклама мәгълүматы урнаштырылачак. Эш барышында без яңгырдан саклану өчен урынннарның җитмәвен аңладык.  Яшьләргә җыелырга урын юк, шуңа күрә без ноутбук, китап, өстәл уеннары белән килергә мөмкин булган зоналар булдырырга булдык. Эш барышында Смирнов урамының Болгар шәһәр урынында археологик эшләрне беренчеләрдән булып башлап җибәргән археолог хөрмәтенә аталганын белдек. Аның турында да мәгълүмат стенды куярга телибез. Шулай ук су баскан шәһәр тарихы һәм фотосурәтләре булган арт-зона булдырылачак. Без үз проектыбызда шәһәр халкының барлык тәкъдимнәрен исәпкә алырга тырыштык", – дип сөйли архитекторлар.

Чара ахырында Смирнов урамын төзекләндерү буенча шәһәр халкыннан өстәмә тәкъдимнәр тыңланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев