Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда «Үлемсез полк» йөрешендә 500 кеше катнашты

Җиңү бәйрәмен Болгарда зурлап билгеләп үттеләр.

Соңгы ике елда коронавирус зәхмәте аркасында «Үлемсез полк» акциясе онлайн форматында гына уздырылды. Быел өч ел эчендә беренче тапкыр «Үлемсез полк» йөреше оештырылды. Болгарда акциядә 500 кеше катнашты.

Сафта баручылар күтәргән портретларда – безгә тынычлык, Җиңү бүләк иткән бабаларыбыз сурәтләре. Быелгы «Үлемсез полк» та – алар кылган батырлык нәтиҗәсе.

“Бу минем дәү әтием, ул Берлинга кадәр җиткән” – ди Болгарда яшәүче кызчык.

Кызчыкка алты гына яшь булса да, дәү әтисенең тарихын ул яхшы белә. Аңа Бөек Ватан сугышы яу кырларыннан әйләнеп кайтырга насыйп булган. Ә бит күпме батыр безнең бүгенге тынычлыгыбыз өчен башларын яуда салган.

«Үлемсез полк»... Сезнең батырлыклар турында хатирәне варисларыгыз буыннан буынга кадерләп саклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев