Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек бара

Әзерлек кысаларында музей-тыюлыкта зур эшләр алып барыла.

Болгарда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу юбилей датасына әзерләнәләр.

Бу вакыйгага әзерлек кысаларында Болгар музей-тыюлыгында зур эш башкарыла. Бу хакта тыюлык директоры Рамил Җиһаншин сөйләде.

"Эшләр 2021 елда ук башланган иде. Борынгы Болгар архитектурасы һәйкәлләре тәртипкә китерелде. «Манаралы йорт» һәм «Хан сарае» реконструкцияләнде, 2нче мунчада саклагыч корылма ремонтланды, көнбатыш юл капкалары буялды, «Бухтуловлар сәүдә лавкасы» бинасы һәм музей-тыюлыкның административ биналарына ремонт ясалды. Җәмигъ мәчетендә зур эшләр башкарылды. Истәлек билгесендә һәм Болгар цивилизациясе музеенда зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды", - дип сөйләде Рамил Рөстәм улы.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 8 апрель санында укыгыз.

Газетага язылырга өлгермәүчеләр яңа санны Болгарның «Кузьмич» (Рабочая урамы), «Вера» (Ленин урамы) һәм «Теремок» (Дзержинский ур.) азык-төлек кибетләрендә сатып ала алачак.

Шулай ук яңа номерны Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А адресы буенча «Новая жизнь» ("Яңа тормыш") газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев