Болгарда “Имин тәгәрмәч” район конкурсы узды
Конкурста 10 мәктәп вәкиле катнашты.
Кичә Болгарның Балалар иҗат йортында яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Имин тәгәрмәч” район конкурсы булды. Чара район мәгариф бүлеге, Спас районы ЮХИДИ бүлеге һәм Балалар иҗат йорты тарафыннан Әлки районының “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ профилактика бүлеге белән берлектә оештырылды.
Күпсанлы бәйгеләрдән соң җиңүчеләр билгеләнде.
Нәтиҗәдә Болгардагы беренче мәктәпнең яшь юл инспекторлары командасы абсолют җиңүче исемен алды. Хәзер ул район данын республика конкурсында яклаячак.
Һәр номинациядә җиңүче командаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Конкурс кысаларында шулай ук “2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы отряд һәм иң яхшы җитәкче” район конкурсына йомгак ясалды. Болгардагы беренче мәктәпнең Татяна Козлова җитәкчелегендәге “Пчелка” командасы җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев