Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар турында җыр язабыз…

Кичә Казанның популяр "Курай" радиосыннан борынгы Болгарга багышланган җыр яңгырады. Җырның исеме дә "Болгарым" дип атала. Аның шигырен район газетасы хезмәткәре Тәлгат Җамалетдинов язган, көен исә Ринат Сөләйманов иҗат иткән. Җырны Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкарды. Халкыбызның яраткан җырчысы үзенең кереш сүзендә Болгарда соңгы вакытларда Татарстанның...

Кичә Казанның популяр "Курай" радиосыннан борынгы Болгарга багышланган җыр яңгырады.
Җырның исеме дә "Болгарым" дип атала. Аның шигырен район газетасы хезмәткәре Тәлгат Җамалетдинов язган, көен исә Ринат Сөләйманов иҗат иткән.
Җырны Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкарды. Халкыбызның яраткан җырчысы үзенең кереш сүзендә Болгарда соңгы вакытларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән башкарылган зур эшләр, аның инициативасы буенча кабул ителгән мактаулы башлангычлар турында әйтеп үтте. Борынгы тарих һәйкәлләрен киләчәк буыннарга саклап калу, аларга Татарстанның гына түгел, башка илләрнең дә туристаларын җәлеп итү өчен җан атып йөргән бу фидакарь затның исеме җыр текстына да кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев