Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Болгар Туган тел” лагеры эшли башлады

Бу көннәрдә безнең борынгы җиребездә регионара "Болгар Туган тел" яшьләр лагеры сменасы эшли башлады.

Палатка шәһәренә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Россиянең 13 регионыннан 450гә якын укучы килгән. Биредә Төмән, Оренбург, Киров, Курган, Самара, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл һәм башка күп кенә урыннардан килгән балалар ял итә. Лагерьны оештыруның төп максаты - татар телен өйрәнү, аралашуга кызыксыну уяту, шартлар тудыру.
Сменаны ачу тантанасында балаларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Галия Мусина, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, "Сәләт" республика яшьләр җәмәгать фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов котлады һәм алар укучыларга рәхәтләнеп ял итүләрен, яңа дуслар табуларын теләделәр.
Балалар өчен биредә мастер-класслар, дәресләр, экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, уеннар, биюләр һәм күп кенә башка чаралар оештырылачак. Кыскасы, лагерьда үтәчәк җиде көн эчендә балалар үзләре өчен кызыклы ачышлар ясый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев