Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар шәһәре һәм Спас районы мәчетләрендә Ураза гаете вакытлары билгеләнде

Ураза гаете 2 майда билгеләп үтелә.

2 майда барлык мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Болгар шәһәре һәм Спас районы авыл мәчетләрендә гает намазларының кайчан укылачагы билгеле булды. Бу хакта безгә Спас районы һәм Болгар имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр хәбәр итте.

Болгар шәһәрендә 2 майда иртәнге намаз 2 сәгать 32 минутта укыла.

Болгарның Үзәк мәчетендә һәм Ак мәчеттә Гает намазы иртәнге 6 сәгатьтә була. Шулай ук Чәчәкле, Татар Такталы, Ямбакты, Әҗмәр, Көек һәм Үрнәк авылларында да Гает намазы иртәнге алтыда укыла.

Урта Йорткүлдә Гает намазы иртәнге 7.00дә, ә Дала һәм Урманасты Йорткүлдә – 4 сәгать 30 минутта укылачак.

Иртәнге 5тә Гает намазлары Иске Рәҗәп һәм Тукай авылларында укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Ураза гаете намаз