Болгар музей-тыюлык территориясендә IVнче кышкы “Кыш батыр” фестивале үткәрделәр
Фестивальдә катнашучыларны чараны алып баручыларның берсе – Болгар ханы, район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин сәламләде.
Алар фестивальдә катнашучыларга уңышлар, килгән кунакларга күңелле ял итүләрен теләделәр.
Фестиваль барышында зурлар һәм балалар “Болгар тиры”, “Болгар пәһлеваннары”, “Аучы”, “Кар тутырылган капчык”, “Чаңгы белән ауга бару”, “Хоккей”, “Көянтә” мәйданчыкларында узган бәйгедә иң оста, җитез һәм көчлеләрне ачыкладылар, “Борынгы Болгар серләре” интеллектуаль конкурста катнаштылар. Тамашачылар аларны дәртләндереп, көч һәм куәт биреп торды.
Болгар музей-тыюлыгы җитәкчелеге “Кыш батыр” фестивален оештырып уздыруда ярдәм иткән “Олимп” спорт мәктәбе, “Спас тармак технологияләре техникумы”, Балалар иҗат йорты, район Мәдәният йорты коллективларына рәхмәт белдерде. Аннары җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. 12-14 яшьлекләр арасында беренче урынга Болгардагы 2нче урта мәктәптән Евгений Егоров, Антоновка мәктәбеннән Анастасия Медведева, 15-17 яшьлекләр арасында Болгардагы 1нче урта мәктәптән Вадим Марянин белән Ангелина Бедова лаек булды. “Кыш батыр”ның абсолют җиңүчесе булып Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Антон Рачков танылды. Җиңүчеләргә дипломнар, призлар һәм Болгар музей-тыюлыгына бару өчен сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев