Болгар музей-тыюлыгында яңа күргәзмә ачылды
«Идел буе Болгары балалар күзлегеннән» дигән күргәзмәдә 6-10 яшьлек 10 яшь рәссам эше тәкъдим ителгән.
Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Идел буе Болгары балалар күзлегеннән» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Килүчеләр игътибарына Казан шәһәренең «Адымнар-Казан» берләшмәсенең Әлфия Зәйнуллина балалар дизайн студиясендә иҗат белән шөгыльләнүче 6-10 яшьлек ун шяь рәссамның эшләре тәкъдим ителә. Картиналар Идел буе Болгар дәүләтенең тарихы һәм мәдәнияте турында балаларның сәнгатьчә фикерләвенә багышланган.
Эшләр аппликация техникасы, пластилин, пайеткалар һәм стеклярус кулланып башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев