Болгар музей-тыюлыгында Курск кунаклары булды
«Музей урамы» бүлеге хезмәткәре алар өчен музей дәресе үткәрде.
Болгар музей-тыюлыгында Курск кунаклары булып китте. «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Люция Сәгыйрова алар өчен «Идел буе Болгарында мәзәкләр һәм күңел ачу» дип исемләнгән музей дәресе үткәрде. Кунаклар Идел буе Болгары шәһәрләре һәм авыллары халкының күңел ачулары турында белделәр, уеннар барлыкка килү тарихы, алар халыкның хуҗалык культурасын ничек чагылдырулары турында белделәр.
"Уеннарны ике төркемгә бүләргә була: олылар һәм балалар өчен. Беренче очракта бу ешрак комарлы һәм ярыш принцибына нигезләнгән уеннар. Балалар уеннары – үстерү һәм өйрәтү принципларына нигезләнгән. Урта гасыр борынгы уенчыкларыда балалар һәм олылар өчен бүленә", – дип сөйләде Люция Сәгыйрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев