Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгында Пушкин туган көненә багышланган чара узды

Нәниләр шагыйрь һәм язучының тормыш һәм иҗаты турында кызыксынып тыңладылар.

Кичә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина “Родничок” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен бөек шагыйрь һәм язучы Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышланган чара уздырды.

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Шулай ук бөек язучы әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар.

Пушкин әкиятләренә нигезләнгән викторинада барысы да теләп катнашты, берсеннән-берсе уздырып үз җавапларын бирделәр. Шулай ук нәниләр бергәләшеп пазллар җыйдылар, төрле уеннар уйнадылар.

Кызыклы чара Спас өязе дворяннары музеена экскурсия белән тәмамланды. Музей-тыюлыкка сәяхәт барысында да онытлмас тәэсирләр һәм истәлеккә сувенирлар калдырды.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев