Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

Үзешчәннәр җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.

Кичә Россия җирле үзидарә органнары көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Халык белән даими элемтәдә торучы җирле хакимият адресына җылы теләкләр күп булды бу көнне.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов барысын да җылы котлап, сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Аннары бүләкләү тантанасы башланды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә керткән өлешләре өчен ТР Премьер-министры урынбасарының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

ТР Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин;

ТР Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов;

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Низамов;

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов.

Җирле үзидарәне үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ТР Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Нәтиҗәле хезмәте һәм республика финанс системасы үсешенә керткән өлеше өчен Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устинага ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР Спас муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Спас районы Башкарма комитетының сатып алулар секторы мөдире Анна Ланкина ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ким авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Юлия Семеновага «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

ТР Спас районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Репьева ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР Спас муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Урта Йорткүл авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Людмила Ивайкина;

Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Мария Савинова;

Ямбакты авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Рәмзия Шәйхетдинова;

Никольск авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Альбина Чубарова.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев