Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар халкы Смирнов урамы өчен тавыш бирә ала

Анкета сорауларына җавап бирү өчен 10 минут вакыт кирәк.

Быел Болгар шәһәренең Смирнов урамы Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсында катнашырга тиеш. Архитекторлар төркеме инде проект өстендә эшли башлады.

Моңа кадәр безнең шәһәр конкурста 2020 елда катнашкан иде. Быел Ленин, Гордеев, Базар һәм Клуб урамнарында эш башланырга тиеш.

Хәзер исә Смирнов урамына яңа төс бирү проекты эшләнә. Проект нигезендә шәһәрдән музей-тыюлыкка илтүче юлны яңарту күздә тотыла.

Болгар һәм Спас районында яшәүче һәр кеше проектка үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен бары АНКЕТА сорауларына җавап бирергә кирәк. Сорауларга җавап бирү өчен 10 имнут вакыт җитә.

Әйдәгез, Смирнов урамының нинди булачагын бергәләп күз алдына китерик әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев