Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Болгар” кафесы җиңеп чыкты (ФОТО)

“Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухня көннәре” конкурсының абсолют җиңүчесе дип быел “Болгар” кафесы коллективы (“Спас оптторг” ПБ) табылды.

Бу конкурс безнең районда инде традициягә әверелде. Быел анда “Зөләйха” кафесы – татар милли ризыкларын, “Для Вас” – әрмән кухнясын, “Блинная” – Болгар крестьяннарының традицион ашларын, “Чыңгызхан” рестораны (Икмәк музее) Италия кухнясын тәкъдим итте. Ә җиңүче кунакларны телне йотарлык тәмле итеп әзерләнгән үзбәк ашлары белән сыйлады.

Предприятие коллективлары килгән кунакларны милли костюмнардан каршы алдылар. Матур музыка яңгырап торды, кайбер туклану урыннарында үзешчәннәр башкаруында халык җырлары суздылар. Хуҗалар ачык йөзле һәм кунакчыл, заллар матур итеп бизәлгән иде. Конкурсантлар үзләренә бездә яшәүче милли диаспора вәкилләрен чакырып, хәйрия акцияләре дә уздырдылар. Конкурска йомгак ясаганда, боларның барысы да исәпкә алынды. 
Нәтиҗәдә конкурс комиссиясе карары белән “Зөләйха” кафесы – “Милли кухня традицияләрен саклаган өчен”, “Блинная” – “Борынгы болгарларның кухнясын яңартулары өчен”, “Для Вас” – “Һөнәри осталык өчен”, “Чыңгызхан” рестораны “Яңалык һәм үзенчәлек өчен” номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Лаеклы бүләкләрне конкурста катнашучыларга район башлыгы Камил Нугаев тапшырды. Ә конкурсны оештыручылар җиңүчеләрне котлаганда, киләчәктә бу һөнәри осталык бәйгесе тагын да зуррак һәм кызыклырак булыр, дигән ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев