Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар кадет мәктәбе укучыларына Абдулла Алиш турында сөйләделәр

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре балаларга «Абдулла Алиш әкиятләре юллары буйлап» дигән лекция укыды.

Алып баручы балаларга бу темага презентация күрсәтте һәм Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде. Язучы балаларны бик яраткан һәм әлегә кадәр нәниләр яратып укый торган "Койрык", "Бал корты һәм шөпшә", "Сертотмас үрдәк" һәм башка әкиятләрен язган. Алар балаларны көчле, кыю, гадел, хезмәт сөючән булырга өйрәтә.

Укучылар тематик викторинада катнаштылар, зур экрандагы рәсемнәр буенча әкиятләрне таныдылар, әкият персонажлары рәсемнәре төшерелгән пазллар җыйдылар.

Ахырда барысына да тәм-томнар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев