Болгар кадет мәктәбендә элеккеге укучылары кунак булды
Кичәге кадетлар һөнәри юнәлеш буенча дәресләрдә катнаштылар.
П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатына аны ике ел элек тәмамлаган укучылары кунакка килде.
Марсель Нургалиев һәм Сергей Москвичев 10 һәм 11 классларда профориентация – һәнәри юнәлеш буенча дәресләрдә катнаштылар.
Курсант Марсель үзе укый торган Рязань югары хәрби десант-команда училищесы турында тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук өлкән класс укучыларына училищега керү шартлары, андагы таләпләр, алдагы перспективалар турында сөйләде.
Һәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итүче Сергей армия хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштырды.
Кадетларда да, мәктәпнең кичәге укучыларында да очрашу җылы тәэсир калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев