Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә терроризм проблемалары турында сөйләштеләр

Чарада Спас районы прокуроры урынбасары Фаил Гайсин катнашты.

Болгар ислам академиясендә террорчылыкка профилактика ясауга багышланган очрашу узды. Очрашуда Спас районы прокуроры урынбасары Фаил Гайсин катнашты.

Прокуратура вәкиле чарада террорчылык турында аңлатма бирде һәм террорчылык актын оештыруда катнашкан һәм оештырган өчен закон тарафыннан нинди җаваплылык каралуы турында сөйләде. Терроризмны пропагандалаган һәм аклаган, аңа ачыктан-ачык өндәгән, террористик эшчәнлектә алга таба катнашу максаты белән өйрәтүләрдә катнашкан кешеләргә дә җинаять җәзасы яный.

Академия хезмәткәрләре һәм студентлары да әлеге тема буенча фикер алышуда катнаштылар. Террорчылык принципларының ислам кагыйдәләренә туры килмәве, мәгариф һәм рухи өлкәләрдә, социаль челтәрләрдә террорга каршы торуга юнәлтелгән чаралар турында сүз барды.

Бу темага төрле авторларның күпсанлы эшләре багышланган. Алар арасында журналистлар да, дин белгечләре һәм социологлар да бар.   Болар барысы да яшьләр арасында, аерым алганда, уку йортларында террорчылык идеяләренең таралуын кисәтүне, яшьләрне Интернет һәм социаль челтәрләрдә таралган күпсанлы фейкларны танырга өйрәтүне максат итеп куя. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев