Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар ислам академиясе магистрантлары әдәби конкурста катнаштылар

Ул гарәп теле буенча V студентлар олимпиадасы кысаларында узды.

Болгар ислам академиясе магистрантлары Казан федераль университетында узган гарәп теле буенча V студентлар олимпиадасында катнаштылар.

Конукрс кысаларында күренекле гарәп шагыйрьләренең поэмаларыннан өзекләр укырга кирәк булды. Безнең конкурсантлар шагыйрь Имру аль-Кайсаның «Аля ’им сабахан» һәм «Кыфа набки» поэмаларын сайлады. Жюри катнашучыларның тәэсирле һәм хаталарсыз укуын бәяләде. Нәтиҗәдә шигъри конкурста академиянең икенче курс магистранты Салих Ситдыйков беренче урынга чыкты, ә тамашачылар симпатиясе призы өченче курс магистранты Илһам Сабанчинга бирелде.

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев