Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Болгар" эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсенә килеп җиткән

Спас эзтабарлары үз эшләрен башлап җибәргәннәр.

Узган җомгада Болгардагы Геройлар Аллеясында «Болгар» эзтабарлар отрядын чираттагы экспедициягә озату тантанасы булды.

Быел эзтабарлар Волгоград өлкәсенә юл тотты.

Отряд җитәкчесе Борис Андреянов хәбәр иткәнчә, эзтабарлар урынга уңышлы килеп җиткәннәр, лагерь окрганнар һәм инде эшли дә башлаганнар.

"Егетләр инде эзләү эшләренә керештеләр. Мин үзем бүген кухняда кизү торам. Һава торышы әйбәт, монда яз инде тулысынча килеп җиткән. Кызганыч, кыргый тюльпаннар чәчәк атуын күрергә өлгермәдек. Биредә, элеккеге яу кырларында, бу чәчәкләр бик күп. Лалә чәчәкләре сугыш кырында каны тамган солдатлар истәлегенә үсә кебек. Әмма без килгәндә алар инде чәчәк атып бетергән иде», - дип сөйли Борис Андреянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев