Болгар Елга вокзалы причалына беренче теплоход тукталды
Идел буенча килгән беренче туристларны ачык йөз белән каршы алдылар.
2 май көнне Болгарның Елга вокзалы причалына быелгы навигация сезонында беренче теплоход килеп тукталды. Теплоход белән Болгарга Санкт-Петребург, Түбән Новгород, Мәскәү, Ярославль һәм башка шәһәрләрдән ике йөз турист килде.
Өч палубалы “Тимирязев”та килгән туристларны Болгар җирендә ачык йөз белән каршы алдылар. Кунакларны Болгар ханы сәламләде, ә ханбикә традицион татар чәк-чәгеннән авыз иттерде.
Туристлар өчен кызыклы экскурсия программасы төзелде. Кунаклар Болгар цивилизациясе музеен, дөньядагы иң зур Коръән китабын, Ак мәчет, Болгар музей-тыюлыгының башка ядкарьләрен зур кызыксыну белән карадылар. Болгар турында риваятьләрне һәм тарихи фактларны да барысы да игътибар белән тыңладылар. Ә махсус кунаклар өчен оештырылган “Бал-Май” мастер-классы туристлар күңеленә аеруча хуш киде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев