Болгар балалар китапханәсендә «2025 елның беренче укучысы» акциясе узды
Беренче булып китапханәгә шәһәр мәктәпләре укучылары килде.
Болгар балалар китапханәсендә традицион "Елның беренче укучысы" акциясе узды. Акция кысаларында китапханәгә беренче булып килгән укучыларга Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләрен тапшыралар.
Китапханәнең быелгы беренче укучылары Анастасия Агаркова (8 "а" класс, беренче мәктәп), Регина Әбдиева (3 класс, санаторий мәктәбе) һәм Валерия Фарисеева (7 "а" класс, икенче мәктәп) табылды. Аларга рәсем ясау өчен җыелмалар бүләк иттеләр.
Ә китапханәнең иң яшь укучысы - өч яшьлек Иван Алексеев булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев