Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар балалар иҗат йортында сәламәтлек чарасы узды

Һәр бала үзенең җитезлеген һәм тапкырлыгын күрсәтә алды.

Балалар иҗат мәктәбе педагоглары Ольга Сәетова белән Ольге Карпченкова “Развивайка” берләшмәсенә йөрүче нәниләр өчен Сәламәтлек көненә багышланган күңелле чара уздырдылар.

Эстафеталарда һәр бала үзенең җитезлеген һәм тапкырлыгын күрсәтә алды. Алар сәламәтлек өчен файдалы һәм зыянлы ризыкларның исемнәрен атадылар, шәхси гигиена әйберләре турында белемнәрен күрсәттеләр.

«Мондый чаралар балаларны сәламәтлекнең әһәмиятен аңларга, аларда файдалы гадәтләр тәрбияләргә ярдәм итә», – ди бу хакта тәрбиячеләр.

Чара ахырында һәр балага татлы бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев